САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәкләштерелгән китапханә директоры бакча эшләрен зарыгып көтә

Һәвәскәр бакчачылар гыйнвар-февраль айларыннан ук орлык чәчү, үсентеләр күчерү белән мәшгуль. Күпләрнең статусларында, социаль челтәрләрдәге шәхси битләрендә күңелле мәшәкатьләр урын ала. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә дә орлык киштәләре янында халык күпләп кайнаша.

Ә сез язгы бакча эшләрен башладыгызмы соң әле? Тәрәзә төбендәге үсентеләрегез ни хәлдә? Нәрсәләр чәчтегез? Бу хакта безгә дә хәбәр итә аласыз, хөрмәтле газета укучылар, без берничә райондашыбыз белән үзебез сөйләшеп алдык.

Лилия Афзалетдинова, үзәкләштерелгән китапханә директоры:

– Язгы бакча эшләрен ел да зарыгып көтеп алам. Үземне оста бакчачы дип санамыйм, әмма ләкин укыйм, эзләнәм, өйрәнәм, экспериментлар ясарга яратам. Быел кыш башында ук тәрәзә төбенә кыяр утырткан идем. Урамда карлы-буранлы кыш булганда, тәрәзә төбеңнән кыяр өзеп авыз итү бик рәхәт икән. Бүгенге көндә төрле чәчәк, помидор, кыяр үсентеләре матур гына үсеп киләләр. Теплицада редис, рукола, салат өчен микроүлән тишелде инде. Бакчада күпьеллык чәчәкләр, петрушка, чәй үләннәре дә матур булып баш калкытканнар. Гомумән, бакча – ул минем өчен эш урыны түгел, ә киресенчә, үз-үзең белән калып уйлану, рухи ял итү. Ил-көннәребез тыныч, гаиләләребез имин, үзебез сәламәт булып, бакчабызда үстергән ризыкларыбызны тәмләп ашарга насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев