САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ураза ае мөбарәк булсын, райондашлар!

Бүгеннән һиҗри ел исәбе буенча 11 айның солтаны булган Рамазанның беренче көненә аяк басабыз һәм исламның биш терәгенең берсе саналган уразага кердек. Һәр мөэмин-мөселман аны зур бәйрәм буларак көтеп ала.

Пәйгамбәребезгә(с.г.в.) Коръән иңгән ай булганга,  ул күңелләребезгә бик  якын. Ул - бәрәкәт ае да. Чөнки бу айда кылган изге гамәлләребез өчен әҗер-саваплар да күбрәк ирешә. Төгәлрәк әйткәндә, Рамазан аенда бер игелеккә башка айларга караганда күбрәк савап языла, кылган догаларыбыз кабул була. Алай гына да түгел, ураза төрле бозыклыклардан да  саклый, сабырлыкка  өйрәтә. Аның үзенә генә хас таләпләре, чикләүләре  дә бар.

Уразаны нәрсә боза:

1) борчак кадәр генә булса да берәр ризык яки дару йоту;
2) бер тамчы кадәр генә булса да су яки дару йоту;
3) якынлык кылу.

Ураза тоткан кешегә түбән­дәгеләр мактаулы гамәл булып санала:

1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау; 
2) авыз ачуны соңга калдырмау;
3) изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
4) Изге Коръәнне уку, зикер һәм салават әйтү.

Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:

1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;
2) ризык һәм сагыз чәйнәү; 
3) берәр азыкка телне тидереп татып карау;
4) авыздан үбү;
5) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;
6) авыруың көчәячәген белә торып, ураза тоту.

Ураза тоткан кешегә тү­бән­дәге эшләрне башкару дөрес санала:

1) сатып алыначак малны татып карау;
2) балага ризык чәйнәп бирү;
3) күзгә сөрмә тарту;
4) мисвәк белән тешләрне пакьләү;
5) кан алдыру;
6) сөлек салдыру;
7) госел коену.

 

Илнур хәзрәт Сабуров,                                          

 

Сарман районы мөхтәсибәтенең “Тәүфыйк” мәчете имам-хатыйбы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев