«Язмышыма үпкәләмим, киресенчә, аңа бик рәхмәтлемен», – ди язмабыз герое – Татар Карамалысы авылында яшәүче Ринат Әхмәтҗанов.
«Сыйныфташлар арасында авылда төпләнеп калган һәм бөтен гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган бердәнбер егетебез», – диде аның хакында Ләшәү Тамак сигезьеллык мәктәбен моннан илле ел элек тәмамлаган Энҗе Гыйльфанова-Андреева. Карамалыда яшәүче авылдашлары аны авылның хөрмәтле кешесе, уңган-булган, ярдәмчел һәм кешелекле буларак хөрмәт итәләр. Ринат абыйның үзе белән сөйләшкәндә исә, тагы да асылрак сыйфатлары ачылды: ул тормышны һәм кешеләрне ярата, язмыш аны шактый кыерсытса да, беркемгә дә үч һәм ачу сакламый, һәрнәрсәнең бары тик матур якларын гына күрә белә.
Өстәвенә бик шәп әңгәмәдәш тә булып чыкты ул. Җөмләсе саен дөньяга карашын билгеләүче нинди дә булса матур фикер ярылып ята. Күңелдә: «Сөйләшүебез озаккарак та сузылган булса, аның хакында белгәннәрем бу язмада язылганнар белән генә чикләнмәс, аның тагын бик күп күркәм яклары ачылган булыр иде», – дигән тойгы да калды.
«Әхмәтҗанов», дигәч тә, үзем белгән шундый фамилияле кешеләрне барларга тотындым. Татар Карамалысы, Александровка якларында да юк түгел бит алар.
Сез минем нәсел җепләрен бу яклардан эзләмәгез. Мин Яңа Чишмә районының Зирекле авылында туганмын, Ләшәү Тамак авылында үстем, – ди Ринат абый.
Язмыш адәм баласына ниләр генә күрсәтми дә, алдына нинди генә сынаулар китереп куймый, тик әтисен дә, әнисен дә начар сүзләр белән искә алмый ул.
Беркемне дә гаепләмим. Өйләнешкәндә, әти дә, әни дә Әлмәт шәһәрендә яшәгәннәр. Тик әби-бабайны карарга кирәк булгач, әтием Зиреклегә кайтып киткән. Мишәрләрдә ата-анага карата хөрмәт зур бит. Алардагы тәртип буенча, әти-әнине ир бала карарга тиеш. Ә әнинең авыл җирендә яшисе килмәгән. Тормышлар авыр, хезмәт хаклары аз, алсыз-ялсыз эш, чөгендер игелә торган еллар булган ул. Әни абыйны алган да Свердлау якларына чыгып киткән. Мин ул вакытта җиде айлык булганмын. Ике бала белән чит җирләрдә урнашу авыррак булыр, дигәндер инде әни, мине үзенең әнисе – Таҗылниса әбиемдә калдырган, – дип сөйли Ринат абый.
Ул биш яшьтә булганда – бабасы, 5 сыйныфта укыганда, әбисе үлеп китә. Малайны әнисенең апасы ала. Ире сугышта һәлак булган, соңыннан алты айлык баласын да югалткан Зәйнәп апасы да аны үз баласыдай күреп үстерә. Үги итәрләр, дип, икенче тапкыр кияүгә дә чыкмый. Ә малай мәктәптә дә яхшы укый, кечкенәдән йорт эшләрендә дә булышып үсә. Дүртенче сыйныфтан колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Сигезенче сыйныфтан аңа трактор рулен дә ышанып тапшыра башлыйлар. Шулай итеп, унбиш яшьтән аның хезмәт юлы да башлана. Ул чактагы колхоз рәисе Мөнәвир Хөснуллинның, урта мәктәпне тәмамлатып, малайны бик тә авыл хуҗалыгы институтына кертәсе килә, бу хакта үзенә дә кат-кат әйтә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтәсе килә: хуҗалык ул елларда республикага танылган алдынгы колхоз була. Мәктәп директоры Нәкыйп Арсланов исә егетне Бөгелмәдәге хезмәт укытучылары әзерли торган техникумга җибәрергә тели. Тик, укырга сәләте, омтылышы зур булса да, егет авырыбрак торган апасын ташлап китә алмый. Нәкъ менә шул елны Сарманда авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерли торган училище ачыла. «Шунда барасыңмы соң?» – дип сорый аннан Мөнәвир Хөснуллин. «Барам», – ди егет. Мәрхәмәтле җитәкче аны колхоз стипендиаты итеп укыта.
Училищедан, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм бала булганлыктан, икеләтә – 10 сум урынына 20 сум, колхоздан тагын 20 сум стипендия ала идем. Минем укыган өчен алган бу акчаларым ындыр табагында эшләүче апамның хезмәт хакыннан да зуррак булды. Чөгендер утаучылар да ул елларда гектарына 18 сум гына алалар иде. Шулай итеп, беркайчан да акчага интекмәдем. Эшләгән өчен хезмәт хакын да бик әйбәт түләделәр, – дип сөйли Ринат абый.
Тирә-як шәһәр малайларыннан тупланган рус төркемендә укый ул. Авыл малайлары арасында бу төркемгә кергән бердәнбер укучы була. Тырышлык өстенә белемгә карата тумыштан килгән сәләт, талант та булгандыр инде – рус телен дә, техниканы да бик яхшы белә. Апрель аеннан тракторда эшләп, октябрь аенда гына укырга килә торган була. Училище директоры Марс Шәйхеразыев та каршы килми: «Ярар, эшлә, укуың әйбәт, техниканы да бик яхшы беләсең», – дия ул аңа. Училищены тәмамлаганда да, аны дәүләт имтиханына Мөнәвир абыйсы туры басудан үз машинасына утыртып озата.
Мин басудан гына. Эш киемнәре белән генә килдем, – ди егет, читенсенеп кенә.
«Механизаторның абруе – чиста йөрүендә», – ди Марс Солтанович ул чакта. Укыган дәвердә акыллы киңәшләрен күп ишетә, игелекләрен күп күрә аның Ринат абый. Еллар үткәч тә, «Акыллы, бик белемле кеше иде», – дип искә ала. Директорның укыту эшләре буенча урынбасары Зөфәр Нуриев та аның күңелендә җылы хисләр генә калдыра.
Уйлары белән тагын үткәннәргә йөгерә ул. Алты яшь тулгач, әнисе Әлмәткә кайтып урнаша. Сигезенче сыйныфны бетергәч, улын алып китәргә дип, авылга кайта. Аны шәһәргә урнаштырып, яхшырак тормышта яшәтәсе килә. Ә егет бу юлы да апасын ташлап китә алмый, әнисенең кайту хәбәрен ишетүгә, азмы-күпме ашарга-эчәргә ала да землянкага кача. «Үземнең дә барасы килмәде, иркендә үстем, иркенлекне яраттым. Әни янына баргач, кунып та тормыйча, көнендә үк кире авылга кайта идем», – ди ул.
Үсмер чагыннан тагын бер күңеленә кереп калган хатирә бар аның. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, әнисенә әйтеп тормыйча гына, әтисе янына да барып кайта. Аны бик тә күрәсе, очрашып сөйләшәсе килә егетнең. Чистай автобусына утыра да китә.
Эзләп таптым әтине. Елады да елады ул, мине үстерә алмаганы өчен кат-кат гафу үтенде. Ул вакытта аның икенче гаиләсе бар иде инде. Тормыш иптәше Мотаварига апа да якты йөз белән каршы алды, мине кочаклый-кочаклый елады. «Улым, зинһар, үпкә саклый күрмә. Гаилә бозып чыкмадым кияүгә. Әти-әниегез аерылышкан иде инде. Сезнең дә бернинди гаебегез юк», – диде. Өч көн кунып, кунак булып кайттым, – дип сөйли Ринат абый.
Училищены бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, егет авылга кайта. Озак та үтми – 1980 елда апасы бакыйлыкка күчә. Бу вакытта егеткә нибары 20 яшь була. Ә тагын бер айдан ул өч ел буе дуслашып йөргән яраткан кызы Азиягә өйләнә. Бу эштә дә Мөнәвир Фатыйх улының аталарча кайгыртуын, ярдәмен тоя ул. Күңелендә гомер буе аңа карата эчкерсез рәхмәт хисләре йөртә.
Апам үлеп, ялгыз калгач, бермәлгә югалып калгандай булдым. Шунда Мөнәвир абый ярдәмгә килде. «Йөргән кызың бар, ялгыз яшәмә, өйлән», – диде. Комсомол туе ясарга 500 сум күләмендә матди ярдәм, колхоз кассасыннан эшләп түләргә 2000 сум акча бирдертте. Соңыннан җиһазлар белән дә ярдәм итте. Мин менә шундый җитәкчеләр белән үстем, ныклап аягыма бастым. Бүгенге көндә дә аны зур хөрмәт белән искә алабыз, хәер-догабыздан калдырмыйбыз, – ди Ринат абый.
Кыз ул вакытта халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли. Ләшәү Тамакта да шул хезмәтен дәвам итә.
Кинәнеп эшли егет колхозда. Тик сиксәненче еллар авыллар тарихына яшьләрнең күпләп шәһәргә китүе белән дә кереп кала. Әхмәтҗановлар да шушы шаукымга бирелеп алалар. Мөнәвир Фатыйх улын да районга авыл хуҗалыгы идарәсенә күчергән булалар. Ләкин уңган-булган, хемәтендә макталып торучы механизаторны авылдан бер дә «җибәрәбез» дип тормыйлар. Документ алу өчен, 1986 елда Әхмәтҗановлар Азия апаның туган авылы Карамалыга күчәләр, ә аннан соң гаилә башлыгы Җәлил поселогына ярдәмче хуҗалыкка урнашырга тели. Тик «Карамалы» совхозының ул чактагы директоры Мөдәрис Сабитов, ничек итсә итә, яшьләрне авылда алып кала, менә дигән финский йорт бирә. Совхозның да бөтен республикага данлыклы, көчле чагы була бу. Ринат абый читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Тик колхоз рәисе булып кайткан Яхъя Фәсхетдинов ничек кенә үгетләмәсен, инженер-механик вазифасына күчәргә теләми. Аңа таңнан кояш батканчыга кадәр офыкларга кадәр сузылган басуларны иңләү, туфрак исен, туфрак җылысын тою ошый. Азия апа да биредә яраткан хезмәте – тегүчелекне дәвам итә, соңыннан сыер саварга алына. Икесе дә алдынгылар сафында баралар, төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә, «Казанның 1000 еллыгы» медаленә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булалар. Ринат абый, 42 ел хезмәт куеп, шушыннан ук лаеклы ялга чыга. Тик бүгенге көндә дә сафта ул, күрше райондагы фермер хуҗалыгына йөреп эшли. Хезмәт стажы да 45 елга тулган. Соңгы 40 елын К-700 тракторында үткәрә. Азия апа да шактыйдан инде – лаеклы ялда.
Ринат абыйның яшьлек хыялы да тормышка аша. Үзе ялгызы гына үскәч, күп балалы гаилә төзисе килә, бер-берсенә иптәш һәм терәк булсыннар, дип тели ул. Нәтиҗәдә биш бала үстерәләр. Әллә ничә айлар буе хезмәт хакы бирелмәгән елларда аеруча авыр була. Туганнары арасында да: «Хәерче үрчетәсез», – дип битәрләүчеләр табыла. Уллары хәзер дә искә алалар: «И-и, әти, безне үстергәндә, үзегез турында уйлый да алмадыгыз, үз гомерегезгә бер тапкыр да диңгез дә күрә алмадыгыз бит!» Диңгез түгел, трактор белән сыерларын калдырып, бер генә көн ял да итә алмыйлар алар. Аның каравы, бүгенге көндә үстергән балаларының игелекләрен күрәләр, ил-көн алдында да йөзләре ак. Зур кызлары Алия – шәфкать туташы, Әлмәт шәһәре хастаханәләренең берсендә эшли, ярдәм сорап килгән авылдашларының берсен дә кире бормый. Тормыш иптәше фшьли вафат булгач, улын ялгызы аякка бастыра. Ришат, урта мәктәпне тәмамлауга, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлап, аспирантура бетерә, фәннәр кандидаты, доцент, бүгенге көндә дә фән тармагында эшләвен дәвам итә. Тормыш иптәше – Илексаз авылы кызы Раилә белән өч кыз тәрбияли. Илнур да, Әлмәттә төзелеш техникумын тәмамлауга, абыйсы юлын сайлый: авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклый, төзелеш буенча да югары белем ала, энергетика тармагында җаваплы вазифа башкара. Тормыш иптәше Гөлнара белән бик матур итеп бер кыз һәм бер малай үстерәләр. Алина исә абыйлары укыган уку йортында агроном белгечлеген үзләштерә, зур шәһәрдә яшисе килмичә, Минзәләгә кайта, үз йортлары белән яшиләр, тормыш иптәше Ринат белән биш кыз үстерәләр. Азалина да абый-апаларыннан калышмый, Җәлил мәктәбенең физика-математика сыйныфын медальгә бетерә, энергетика институтында бакалавриатны, авыл хуҗалыгы институтында магистратураны тәмамлый. Ул да зур шәһәрдән, үзе теләп, Чаллыга кайта, Югары Тәкермән авылы егетенә кияүгә чыгып, шул авылда яши, челтәр компаниясендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Дамир исә төзелеш тармагында эшли. Бер малай үстерәләр. Гомумән, бу гаиләдә балалар гына түгел, кияү-киленнәр дә җаваплы хезмәт башкаралар. Әхмәтҗановлар балалары, кияү-киленнәренең игелеген генә түгел, 12 оныкларының да куанычларын күреп яшиләр. 3 оныкның 3се генә – малай, 9ы – кызлар, хәер, алар өчен кем булуы мөһим түгел, һәр оныкка шат алар. Бәләкәчләр ишәйгәч, иркен йортларының икенче катын да җиткергәннәр.
Киленнәргә дә «кызым» дип кенә дәшәм. Үзләренең дә башкача әйттерәселәре килми. Алар безгә һич кенә дә килен кебек түгел, үз кызларыбыз сыман. Кияүләрне дә бик яратабыз. Балалар да, килен-кияүләр дә үзара дус һәм тату. Кайтсалар, әйтик, Гөлнара белән Раилә төне буе гөрләшеп, серләшеп чыгалар, – ди Ринат абый.
Әтисе, аның икенче никахтан туган кызы Сәлисә, абыйсы белән дә гомер буе аралашып яшиләр. Тик менә әтисен соңгы юлга озатырга бара алмавы гына үкенеч булып кала. Телеграмманы аңа Ләшәү Тамакка сугалар, ә алар инде Карамалыга күчеп өлгергән булалар, шунлыктан ул иясенә барып ирешә алмый. Ә менә Мотаварига апаны җирләшеп кайта ул.
Ул яшьлегендә тарих фәнен дә яратып үзләштерә. Балаларына мирас итеп калдыра торган тормышка, кешеләргә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар янына әтисе, әнисе ягыннан нәсел шәҗәрәсе дә өстәлгән, ул һәр ике яктан алтышар буынны өйрәнгән.
Ятим үссәм дә, балачагым бик рәхәт үтте. Аннан соңгы тормышымнан да бик канәгатьмен. Аллаһы Тәгалә миңа һәрвакыт мәрхәмәтле булды, яхшы кешеләр белән генә очраштырды, һәр теләгемә ирештерде. Беркемгә дә бернинди үпкә дә, ачу да сакламыйм, шул исәптән – әтиемә дә. Кеше бит ялгыз яшәргә тиеш түгел. Усаллык, үч үзеңә әйләнеп кайта ул. Без балаларны да шулай тәрбияләдек. Кешегә «юк» дип әйтә күрмәгез, дип өйрәттем. Гомер буе маллар асрадык, бүгенге көндә дә сыер, үгез, тана, кош-корт тотабыз. Ике меңенче елларда балаларны тәрбияләргә, укытырга да бик ярдәм иттеләр алар. Ул-кызларымнан да бик разыймын, вакытында гаилә кордылар, әйбәт кенә яшәп яталар, – ди ул.
Бу тормышның матур якларын гына күрә белгән Ринат абыйдан кешеләргә дә күңел җылысы гына күчәдер кебек. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә дә аның эчке дөньясын гына түгел, тормышын да күркәм иткәндер. Аннан соң, бәхетнең асылын аңлый белергә дә кирәктер. Аны хезмәттә, якыннарына, тормышка, кешеләргә, туган җиргә карата мәхәббәттә күргән Ринат абыйдан күпләрнең әле үрнәк аласы да бардыр.
Нет комментариев