САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанның урта һөнәри белем бирү оешмалары Мәскәү платформасына күчә

Агымдагы елда Татарстанның барлык көллиятләре һәм техникумнары Мәскәү электрон мәктәбе системасына тоташтырылачак. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта өч уку йортында – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында, Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятендә, Әлмәт политехник техникумында – сынау режимы уза.

Узган елның апрелендә Мәскәүдә урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Мәскәү электрон мәктәбе системасын эксперименталь кертү тәмамланган. Шул тәҗрибәдән соң Татарстанда да мондый пилот проекты башланган, дип өстәде Рамил Хәйруллин.

Республика мәктәпләре 2024 ел башыннан «Электрон белем бирү» дип аталган модернизацияләнгән платформага күчкән. Ул Мәскәү электрон мәктәбе нигезендә эшләнгән.

Министр урынбасары мәгълүмат бирүенчә, хәзер бу системага республиканың барлык мәктәпләре дә тоташтырылган, 512 меңнән артык укучы һәм 37 меңнән артык педагог аның актив кулланучысы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев