Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның санаторий лагерьларында 240 меңгә якын бала ял итәчәк

2026 елда Татарстанның балаларны сәламәтләндерү лагерьларында 239 643 кече яшьтәге бала ял итәчәк, шуларның 175 651 е – җәйге чорда. Бу хакта Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында республиканың яшьләр эшләре министры Азат Кадыров белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

Кырым һәм Краснодар крае балалар лагерьларында Татарстаннан 6995 бала ял итәчәк, шул исәптән – Кубаньда 3551 һәм Кырымда 3444 бала. «Артек» һәм «Орленок» үзәкләрендә тагын 772 бала булачак.

Аерым игътибарга мохтаҗ 53 564 балага бушлай путевкалар биреләчәк. Җәйге лагерьлар эшчәнлеген башлады инде – меңнән артык бала кабул ителгән. Сәламәтләндерү кампаниясе барышында махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләреннән 8657 бала, шулай ук 2,5 меңгә якын мөмкинлекләре чикле бала ял итәчәк.

Путевка алу өчен: мөмкинлекләре чикле балаларга, авыр тормыш хәлендәгеләргә һәм мобилизацияләнгәннәр гаиләләреннән балаларга – муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына; ә ятимнәргә – опека һәм попечительлек бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Җәй – балаларга» капиталь ремонт программасы кысаларында 2026 елда Татарстанда 13 лагерь һәм Краснодар краенда тагын бер лагерь ремонтланачак. Быел сәламәтләндерү кампаниясен финанслау арттырылган – балалар ялына 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Депутатлар балалар лагерьларының комплекслы иминлеге, сменаларны медицина персоналы белән тәэмин итү, путевкаларны тормышка ашыру мәсьәләләре белән кызыксынды. Азат Кадыров сүзләренчә, хәзерге вакытта лагерьларның берьюлы үткәрү мөмкинлеге – 23,5 мең бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев