Татарстанның пилотсыз авиация үсешенә 2 млрд сум бүлеп бирелде
Республикада «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проектына 1 июльгә 2 млрд сум акча юнәлдерелгән. Финанслау күләме 2026 елга планлаштырылган бюджетның 100 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Финанс министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Гомумән, ел башыннан бирле илкүләм проектларга 20,6 млрд сум тотылган, бу еллык билгеләнешнең 38 проценты. Иң күп акча өч проектта: «Гаилә»гә 8,4 млрд сум (планнан 47%), «Яшьләр һәм балалар»га 4,2 млрд сум (55%), «Яшәү өчен инфраструктура»га 3,8 млрд сум (19%) бүлеп бирелгән.
2026 елда Татарстанда 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 53,8 млрд сум каралган, шуның 28,8 млрд сумы – федераль, 25 млрд сумы – республика бюджетыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев