Татарстанның 79 авылында элемтә һәм тиз интернет пәйда булачак
2026 елда Татарстанның 30 районында урнашкан 79 авылда сыйфатлы күчмә элемтә һәм югары тизлекле интернет эшли башлаячак. Бу торак пунктларга «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында яңа базис станцияләре урнаштырыла, дип хәбәр итә ТР Цифрлы үсеш министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Яңа базис станцияләре халык саны 100 дән 500 гә кадәр булган торак пунктларда барлыкка киләчәк. Инфраструктура үсеше аркасында авыл халкы якыннары белән элемтәдә тора, дистанцион рәвештә укый һәм эшли, телемедицина, дәүләт хезмәтләре, банк кушымталары һәм башка санлы сервислардан файдалана алачак. Эшләр «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты ярдәмендә башкарылачак.
Узган ел «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы буенча Татарстанда 42 районда 159 базис станциясе төзелде. Нәтиҗәдә, югары тизлекле интернетка 33 меңнән артык кеше ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев