Татарстанлыларга пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкына пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту буенча мөһим кагыйдәләрне искәртә.
Пилотсыз очкыч һөҗүме вакытында бина эчендә булсагыз, кичекмәстән аскы катларга, подвалга яки паркингка төшәргә кирәк, әмма бу очракта лифт куллану катгый тыела. Төшү мөмкинлеге булмаса, фатирның тәрәзәсез иң куркынычсыз урынында, мәсәлән, ванна бүлмәсендә терәк стеналар арасына идәнгә утыру хәерле. Урамда булганда исә якындагы биналардан яки җир асты кичүләреннән яшеренергә, ә һавада дрон күренгән очракта, аның күз уңына эләкмәскә тырышып, читкәрәк китәргә киңәш ителә.
Белгечләр җимерелгән дрон калдыкларына кагылырга ярамавын, шулай ук алар янында рация, кәрәзле телефон һәм GPS җайланмаларын куллану детонациягә китерергә мөмкин икәнен кисәтә. ПУО төшерелгән фото яки видеоларны социаль челтәрләрдә тарату дошманга һөҗүмне кабатларга ярдәм итүе бар, шуңа күрә барлык мәгълүматны тик «112» номерына шалтыратып яки полиция хезмәткәрләренә генә тапшырырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр турында оператив мәгълүмат алып бару өчен министрлыкның махсус кушымтасын куллану тәкъдим ителә
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев