6 сентябрь кичендә Татарстанда яшәүчеләр якты астрономик күренешне — Ай белән Марсның бер-берсенә якынаюын күзәтә алачак.
Казан федераль университетының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, күк йөзендәге бу дуэтның иң якын мизгеле Мәскәү вакыты белән 22:28 тирәсендә булачак. Бу вакытта Кызыл планета Игезәкләр йолдызлыгында урнашачак, аның күренүчән йолдыз зурлыгы 1,3 тәшкил итәчәк.
В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе, КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев билгеләп үткәнчә, максималь якынаю мизгелен күреп булмаячак — мисал өчен, Казан өстендә Ай соңрак, 22:58 дә генә калкачак. Димәк, Марс артык ераклашырга өлгермәячәк, шуңа күрә татарстанлылар Җир иярчене чыккач та аларны бергә җиңел күрә алачак.
Бу күренешне гади күз белән дә, һәвәскәр оптика аша да күзәтеп булачак. Телескопсыз караганда Марс Ай янында кечкенә ачык кызыл нокта булып күренәчәк, ә объектив диаметры 10 сантиметрдан башланган телескоп Марсны гади нокта сыман түгел, ачык планета дискы буларак күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Нет комментариев