Җәмгыять

Татарстанга циклон килә: яшенле яңгырлар һәм боз көтелә

Бу атнада Татарстанда һава торышы нык үзгәрәчәк – көнбатыштан якынлашучы циклон антициклонны кысрыклап чыгара һәм республикага салкын, дымлы һава массалары алып килә, дип яза «Татар-информ» МА.

Иртәгә, 26 майда, көндез һәм кичен көчле яңгырлар көтелә. Кайбер урыннарда яшен ата, җил секундына 21 метрга кадәр көчәя, боз явуы ихтимал. Көндез һава +17...+22 градус булса, көньяк-көнчыгышта +28 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

27 майда салкын төшә: төнлә +9...+14, көндез +14...+19 градус. Яңгырлар һәм көчле җил саклана.

28 майда төнлә +5...+10 градуска кадәр суына, көндез +15...+20 градус җылы була. Яшенле яңгырлар, нигездә, көндез фаразлана.

29-30 майларда республика циклон йогынтысында кала. Төннәр салкын – +4...+9 градус, көндез +15...+20 градус. Урыны белән яңгырлар көтелә.

Районда да шундый ук һава торышы фаразлана.


Нет комментариев