Татарстанда «Татар китабы – 2026» бәйгесе кысаларында иҗат очрашулары узды
9 июнь көнне Азнакай һәм Әлмәт үзәк китапханәләрендә Татарстан китап нәшрияты хезмәткәрләре — Ләйсән Миңнуллина, Галимҗан Гыйльманов һәм Рәҗәп Бәдретдинов — катнашында очрашулар оештырылды. Чаралар «Татар китабы – 2026» бәйгесе уздырылу уңаеннан булды, дип яза «Татар-информ» МА.
Әлеге бәйге Татарстан китап нәшрияты тарафыннан ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә.
Очрашуларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, шулай ук Рәмзия Габделхакова, Миңзифа Әхмәтшина, Илүсә Нәбиуллина, Лилия һәм Резеда Фәрхетдиновалар, Зөлфия Сираиева, Гөлчәчәк Садретдинова, Марсель Гарипов, Резедә Шәрипова, Фәйрүзә Исмәгыйлева, «Кызыл каурыйлар» һәм «Гөлстан» әдәби-иҗат берләшмәләре әгъзалары, «Әдәби марафон» активы, татар теле укытучылары, төбәкчеләр, хакимият вәкилләре катнашты.
Ике шәһәрдә дә әңгәмә «Татар китабы – 2026» бәйгесе тирәсендә генә борылмады. Ул мәктәпләрдә балаларга татарча белем бирү, нәшриятта кулъязмаларны кабул итү һәм бәяләү тәртибе, бөтенләй татар әдәбиятының бүгенге торышы турында киң фикер алышуга әверелде.
Бәхәс-фикерләрдән бераз ял иткән арада, иҗатчыларга уникаль тавышлы җырчы, композитор Гөлназ Закирова үзенең матур җырларын бүләк итте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев