Татарстанда көндез яшенле яңгыр, боз явуы көтелә
Бүген, 17 июльдә, республика территориясендә актив циклон тәэсирендә һава торышы начарая. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, көн дәвамында урыны белән көчле яңгырлар явуы, яшен атуы һәм боз төшүе ихтимал. Иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан сакланырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» МА.
Җилнең тизлеге секундына 5–10 метр тирәсе булачак, ул көн узган саен төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка борыла.
Төнлә температура +11…+16 градуска кадәр төшә, ә көндез һава +16…+21 градуска кадәр генә җылыначак. Казанда максималь температура +18…+20 градус тирәсе көтелә.
Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев