Җәмгыять

Татарстанда яшенле яңгыр булуы мөмкин, боз явуы ихтимал

Бүген республика территориясендә алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар, ә көндез боз явуы ихтимал. Җилнең көньяк-көнбатыш һәм көнбатыш юнәлешендә тизлеге секундына 6-11 метр булачак, кайбер урыннарда исә 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Төнге температура +7...+12 градус, көнбатыш районнарда +15 градуска кадәр җылы булырга мөмкин. Көндез һава +24...+29 градуска кадәр җылыначак.

Казан өчен фараз: алмашынучан болытлылык, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен. Җил тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән – 15-18 метр. Шәһәрдә көндез максималь температура +25...+27 градус булачак.

Районда да шундый һава торышы саклана. 


Нет комментариев