САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда янгынга каршы махсус режим вакытында штрафлар ике тапкыр арта

25 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим көчендә булачак. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар гадәттәгедән ике тапкыр артыграк булачак. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтү һәм профилактика чаралары бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Садыков хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Гадәти вакытта штрафлар гражданнар өчен – 5–15, вазифаи затлар өчен – 20–30, юридик затлар өчен 300–400 мең сум тәшкил итә. Махсус режим вакытында бу саннар арта: гражданнар өчен – 10–20, вазифаи затлар өчен – 30–60, юридик затлар өчен – 400–800 мең сум.

Спикер кисәтүенчә, әгәр кагыйдә бозулар янгынга гына түгел, ә зур матди зыянга да китерсә, җинаять эше ачылырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев