Татарстан Республикасында 2026 елда гражданларга газны йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә үткәрү һәм эчке газ җиһазлары сатып алуга адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә, дип хәбәр иттеләр ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Бу максатларга республика бюджетында әлеге елда «Татарстан Республикасында гражданнарнгасоциаль ярдәм» дәүләт программасы кысаларында 92,3 млн сум каралган.
Бер тапкыр бирелә торган субсидия күләме чынбарлыкта булган чыгымнар суммасы буларак билгеләнә, ләкин бер йорт хуҗалыгы өчен 100 мең сумнан артмый.
Нет комментариев