Бүген, 5 майда, Татарстанда алмашынучан болытлылык көтелә. Аерым районнарда кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Төнлә һава температурасы +5..+10 градус тирәсендә булды. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Казанда төнге температура +8..+10 градус тәшкил итте. Көндез шәһәрдә һава +24..+26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Райнда да шундый һава торышы көтелә.
Нет комментариев