Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проекты дүртенче елга старт алды

«Бердәм Россия» партиясе Татарстанда «Бөтен гаилә белән сайлауларга!» проектын игълан итте. Бу инде дүртенче ел рәттән гамәлгә ашырылачак проект. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова ТРда «Бердәм Россия» Халык программасы буенча комиссия утырышында хәбәр иткәнчә, проектның төп максаты – гражданнарны сайлау процессында актив катнашырга дәртләндерү, дип яза «Татар-информ» МА.

Проект кысаларында республика халкы бөтен гаиләләре белән сайлау участокларына барулары, сайлауларда катнашуның әһәмияте турында кыска роликлар төшерә. Узган елда төшерелгән видеороликлар бик күп булган, алар кызыклы эчтәлекле булган, ә иң яхшылары массакүләм мәгълүмат чараларында күрсәтелгән. Җиңүчеләргә призлар тапшырылган.

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачак. Депутат, гаиләләрнең сайлауларга бергәләп баруы аеруча мөһим, дип ассызыклады, чөнки бу сайлаулар илебезнең киләчәге, гаиләләрнең муллыгы һәм илебездәге тынычлык өчен мөһим законнар кабул итүчеләрне билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев