Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда беренче сыйныф укучыларына интерактив китап бүләк ителәчәк

Быел Татарстанның барлык беренче сыйныф укучылары «Дуслык илендә» дигән уникаль басма алачак. Республика Финанс министрлыгы 23,3 миллион сум бүлеп, китапның тиражын чыгаруны тәэмин иткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Әлеге басма татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган. Китапта республикада яшәүче алты халыкның – татар, рус, чуваш, удмурт, мари һәм мордваларның йолалары, телләре, мәдәни мирасы чагылдырылган.

Китапның үзенчәлеге – интерактив мөмкинлекләрдә. QR-кодлар ярдәмендә балалар Россия гимнын тыңлый, халык әкиятләре белән таныша, Идел батырлары турындагы мультфильмнар карый ала. Бу алым укучыларга төрле халыкларның мәдәниятен кызыклы һәм күңелле формада өйрәнергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев