САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «җаваплы бизнес» статусын алу кагыйдәләре билгеле

Татарстанда «җаваплы эшмәкәрлек субъекты» статусын бирү тәртибе расланды, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документ буенча, статусны төбәк территориясендә эшләүче һәм республика бюджетына салым түләүче юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар ала ала. Төп таләпләрнең берсе — ЭКГ-рейтингы (эшлекле абруй индексы) ГОСТ Р 71198-2023 милли стандарты буенча 71 баллдан түбән булмау.

Статус бер елга бирелә, аннан соң озайтып була. Вәкаләтле орган итеп Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы билгеләнгән. Министрлык гаризалар кабул итү, реестр алып бару һәм дәүләт ярдәме күрсәткәндә эшкуарларның хакимият органнары белән үзара эш итүен координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Гаризаны шәхсән, вәкил аша яки электрон рәвештә тапшырып була. Статус бирү турында карар гариза теркәлгәннән соң 10 эш көне эчендә кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев