Татарстанда атна ахырына кадәр яңгыр, яшен һәм боз белән җылы һава сакланачак
Татарстан гидрометеоүзәге тараткан фараз буенча, республикада атна дәвамында кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр белән җылы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Синоптиклар билгеләп үтүенчә, хәзерге метео шартларга яшен вакытында урыны белән көчәюче җил, боз яву, ә төннәрен аерым районнарда томан төшү хас. Температура нормадан ике-өч градуска югарырак — элегрәк белгечләр июнь уртасында җылылык нормадан бер градуска артыграк булыр дип көткән иде.
Иртәгә, 16 июньдә, республика аша атмосфера фронты узачак. Ул кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшеннәр һәм җилнең секундына 15–18 метрга кадәр көчәюенә китерәчәк. Көндез боз явуы, ә төнлә һәм иртән томаннар барлыкка килүе ихтимал. Һава температурасы төнлә 13–18 градус җылы, көндез +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк.
17 июньгә каршы төндә явым-төшем көтелми, ә көндез урыны белән бераз яңгырлар явуы мөмкин. 18 июнь, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанны чираттагы атмосфера фронты көтә — кыска вакытлы яңгырлар һәм яшеннәр узачак. Берникадәр суыта: төнлә +9...+15 градус, көндез +21...+27 градус булачак.
Метеорологларның алдан мәгълүматларына караганда, атна ахырына кадәр республикада һава шартлары үзгәрмәячәк.
Районда да шундый һава торышы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев