САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда алдагы җиде елга кадрлар ихтыяҗы фаразы билгеле булды

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республиканың 2031 елга кадәрге хезмәт базарына күзәтү ясады.

Фаразлар буенча, төбәк икътисадына ел саен 50 мең яңа хезмәткәр кирәк булачак. Бу ихтыяҗны өйрәнү «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Белгечләргә булган иң зур сорау эшкәртү сәнәгате, мәгариф, медицина, транспорт һәм төзелеш өлкәләренә туры килә. Еллык ихтыяҗның 28 меңе — урта һөнәри белемле кадрлар, ә 19 меңе югары белемле белгечләр өлешенә төшә. Хезмәт базарында инженерлар, табиблар һәм педагоглар белән беррәттән, квалификацияле эшчеләргә — станочникларга, машина йөртүчеләргә, электр механикларына һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаучыларга ихтыяҗ зур булачак. Шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә пешекчеләр һәм склад хезмәткәрләре җитмәве көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев