САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстанда 9 һәм 11 сыйныф укучылары саны 4,2 меңгә арткан

Татарстанда быел 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучылар саны узган елга караганда 4,2 меңгә диярлек арткан. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

– Быел без 66,6 меңнән артык 9 һәм 11 сыйныф укучысын чыгарабыз. Шуларның 18 меңнән артыгы 11 сыйныфтан соң – бердәм дәүләт имтиханы, 48,6 меңнән артыгы дәүләт йомгаклау имтиханы тапшыра. Узган ел белән чагыштырганда, тугызынчы сыйныф укучылары саны 3 меңгә, унберенче сыйныф укучылары саны 1,2 меңгә арткан, – диде ул.

Шуңа бәйле рәвештә имтихан үткәрү пунктлары саны да арттырылачак. 11 сыйныф укучылары өчен – 86, 9 сыйныф укучылары өчен 76 пункт оештырылачак.

– Җәйге чорда йомгаклау аттестациясен уздыру өчен барлыгы 80 меңгә якын кеше җәлеп ителәчәк. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә бик күп укытучылар катнашачак, — дип ассызыклады спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев