Татарстанда 6 майдан кадәр социаль мәсьәләләр буенча биш туры линия үткәрелә
Май аенда Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә төрле социаль сорауларга багышланган барлыгы биш туры линия оештырылачак. Шуларның беренчесе инде иртәгә, 6 майда уза, дип хәбәр итәләр оештыручылар. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Иртәгә сәгать 10.00-12.00 аралыгында күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәгәндә килеп чыга торган проблемалы сорауларга багышланган туры линия була. Татарстан буенча Росреестр идарәсе хезмәткәрләре халык сорауларына җавап бирәчәк.
Бер атнадан, 13 майда, шулай ук 10.00-12.00 сәгатьтә коммуналь хезмәтләр күрсәтүне чикләү нигезләренә кагылышлы туры линия уза. Татарстан төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре республика халкының сорауларына җавап бирәчәк.
Тагын ике көннән, 15 майда, янәдән 10.00-12.00 сәгатьтә гомерлеккә рента килешүе төзү үзенчәлекләре турында сүз барачак туры линия уздырылачак. Анда Татарстан Нотариаль палатасы хезмәткәрләре катнашачак.
Соңрак, 20 майда, тагын 10.00-12.00 сәгатьтә агымдагы елда күздә тотылган социаль түләүләр, пособияләр һәм компенсацияләргә багышланган туры линия оештырылачак. Аның катнашучылары булып Татарстан хезмәт министрлыгы һәм Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе хезмәткәрләре торачак.
27 майда 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышланган туры линия узачак. Сорауларга Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Консультация өчен телефон: 221-80-35.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев