Татарстанда +28 градуска кадәр җылы, яшен, яңгыр һәм боз явуы көтелә
Бүген республика территориясендә алмашынучан болытлылык көтелә. Көндез һәм кич белән яшенле яңгырлар булачак, кайбер урыннарда боз явуы ихтимал. Төньяк-көнчыгыштан исә торган җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Җил тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 14 метрга кадәр, яшен вакытында исә 15-17 метрга җитәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Көндез һава максималь +23..+28 градуска кадәр җылыначак, ә төнлә температура +12..+17 градус тирәсендә булган.
Казанда да алмашынучан болытлы һава шартлары көтелә. Көндез һәм кичен кыска вакытлы яңгыр явачак, урыны белән яшенле яңгыр булырга мөмкин. Казан өчен максималь температура көндез +26..+28 градус тәшкил итәчәк.
Районда да шундый ук һава торышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев