Татарстанда бүген, 10 августта, аязучан болытлы һава торышы сакланачак.
Республика Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал.
Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6–11 метр булачак, урыны белән 15–20 метрга кадәр көчәячәк.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +20 дән +25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Нет комментариев