Татарстанда 2026 елда ясалма интеллектны үстерүгә 1 млрд сум юнәлтеләчәк
2026 елда Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләрен үстерүнең дәүләт программасын тормышка ашыруга 1 миллиард сум акча юнәлтелә. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
Акчалар «Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләрен үстерүнең 2026–2030 елларга программасы» кысаларында каралган. Бу программа ИИ-чишелешләрне икътисадның реаль секторына һәм дәүләт идарәсенә кертүгә юнәлдерелгән.
Программаны гамәлгә ашыру өчен республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җаваплы итеп билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев