Җәмгыять

Татарстанда 13 августта яңгыр, яшен һәм томан көтелә

13 августта Татарстанда аязлы-болытлы һава торышы көтелә. Республикада урыннары белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич яшен яшнәве ихтимал. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, көндез һәм кич урыннарда җилнең исеше секундына 15–17 метрга җитәргә мөмкин. Һава температурасы республика буенча +18...+23 градус тирәсе булачак.
Сарман районында да һава шартлары шундый ук:
 * Төнлә һәм иртән: урыннары белән томан төшәчәк, минималь температура +11...+16˚.
 * Көндез һәм кич: аязлы-болытлы һава, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен яшнәү көтелә.
 * Максималь температура: +20...+23˚.
 * Җил: көньяк-көнбатыштан 6–11 м/с, урыннарда җилнең аерым көчле исеше секундына 15–17 метрга җитәчәк.


Нет комментариев