Җәмгыять

Татарстанда 1 апрельдән пенсияләр арта: кемгә өстәмә түләнәчәк?

1 апрельдән Татарстанда социаль пенсияләрне индексацияләү көтелә.

Түләүләр 6,8% ка артачак. Бу чара картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга, шулай ук ятим балаларга кагылачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА. 

Пенсияләрне яңадан исәпләү автоматик рәвештә башкарыла. Социаль фонд бүлекчәләренә барып, гариза язу таләп ителми.

Индексациядән соң мондый пенсиянең минималь күләме 9 424 сум тәшкил итәчәк. Әгәр исәпләнгән сумма Татарстанда пенсионер өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булса (2026 елда ул 13 844 сум), пенсионерга махсус социаль өстәмә билгеләнәчәк.


Нет комментариев