САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан МХОда катнашучыларның гаиләләренә ташламалы ипотека бирүне дәвам итә

Татарстанда 2025 елда башланган СВОда катнашучыларның гаиләләре өчен социаль ипотека программасы уңышлы эшләвен дәвам итә.

ТР Раисе каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, программа гамәлдә булган вакыт эчендә дистәләгән гаилә яңа тораклы булган инде.

Социаль ипотека буенча фатирлар еллык 7% белән өстенлекле тәртиптә бирелә. «Флэт» компаниясенең ипотека бүлеге җитәкчесе Екатерина Булатова «Татар-информ» белән сөйләшкәндә билгеләп үткәнчә, бу юнәлеш 2026 елда базарның мөһим сегментына әверелде һәм сатып алучыларның яңа катламын формалаштырды.

Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган әлеге программаны республиканың ветераннар һәм иҗтимагый оешмалары актив хуплый, аны реаль һәм мөһим ярдәм дип атыйлар, дип яза "Татар-информ" МА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев