Быел Татарстаннан хаҗга 1800 кеше юл тотачак. Бу хакта ТР Дин эшләре буенча идарәсе рәисе урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил Зөфәров хәбәр итте. Хаҗиларның беренче төркеме 16 майда юлга кузгалачак, дип яза «Татар-информ» МА.
– Һәр төркем гарәп телен һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге законнарын белүче тәҗрибәле хәзрәт-җитәкче һәм безнең табиблар белән озатыла, – диде Равил хәзрәт.
Татарстан өчен бу квота 2024 елдан үзгәртелмәгән. Республикада рәсми хаҗ-оператор булып «ТР Дин эшләре буенча идарәсе Хаҗ» оешмасы тора.
Искәртеп үтәбез: Татарстан хаҗилары белән бергә, һәрвакыттагыча, төрле белгечлектәге 20 табиб чыгып китә. Табиблар хаҗга баручыларны юлда, кунакханәләрдә, Мина үзәнендәге палаткалы шәһәрчек һәм Гарәфәт таулыгында бөтен сәфәр барышында озатып йөриләр.
Нет комментариев