Татарстан мәктәпләрендә ясалма интеллект түгәрәкләре эшли башлаячак
Яңа уку елыннан Татарстанның инженерлык юнәлешендәге мәктәпләрендә ясалма интеллектка багышланган түгәрәкләр ачыла. Бу хакта республика Кабинетында узган брифингта ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Аның сүзләренчә, бишенчедән җиденче сыйныфка кадәр ел саен 3,5 мең бала шөгыльләнәчәк. Түгәрәкләрдә төп игътибар гамәли күнекмәләргә юнәлтеләчәк: бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары нейрочелтәрләр белән эшләргә, алар ярдәмендә текст, презентация һәм рәсемнәр ясарга өйрәнәчәкләр. Ә җиденче сыйныфлар визуаль конструкторда үзләре ясалма интеллект агентлары булдыра алачаклар.
Республика Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов түгәрәкләрнең бушлай булачагын әйтте. Ул шулай ук педагогларны әзерләү мәсьәләсенә тукталды: хәзерге вакытта 72 сәгатькә исәпләнгән аларның квалификациясен күтәрү программасы эшләнә. Бу эшкә Казан федераль университеты, Иннополис университеты һәм 21 нче мәктәп белгечләре җәлеп ителгән.
Август аенда 623 информатика укытучысы квалификациясен күтәрәчәк, шуларның иң яхшы 39ы сайлап алынып, нәкъ менә алар яңа түгәрәкләрне алып барачак. Начвин ассызыклаганча, бу «ЯИ дигән нәрсә ул?» дигән курс түгел, ә реаль кораллар аша ничек укытырга икәнен өйрәтүче гамәли дәресләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев