Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстан яшьләре өчен «Юлдаш» цифрлы ярдәмчесе эшли башлады

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы яшьләргә дәүләт ярдәме, грантлар һәм белем алу мөмкинлекләре турында мәгълүматны бер платформада туплаучы «Юлдаш» исемле интеллектуаль сервисны тәкъдим итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

Хәзерге вакытта ярдәмче тест режимында гамәлгә ашырыла, ләкин эшләнмә авторлары аны алга таба камилләштерергә ниятли. Сервис ясалма интеллект кулланып, проект гаризаларын анализлый, цифрлы портфолио төзергә ярдәм итә, шулай ук республикадагы яшьләр оешмалары, форумнар һәм белем бирү мәйданчыклары турында мәгълүмат бирә.

Проект авторы – Иннополис университеты студенты Егор Швецов. Ул «Татарстан – Мөмкинлекләр территориясе» коммерцияле булмаган оешмасы һәм Yandex Cloud ярдәмендә әзерләнгән.

ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров фикеренчә, заманча цифрлы чишелешләр яшьләрнең үсеш потенциалын ачуда мөһим роль уйнарга тиеш. «Бүгенге көндә төрле ярдәм чаралары, грантлар һәм уку программалары күп, әмма алар арасында югалып калу да ихтимал. «Юлдаш» бу мөмкинлекләрне бер урынга туплап, вакытны экономияләргә һәм реаль эшкә, идеяләрне тормышка ашыруга юнәлергә мөмкинлек бирә», – диде министр. Ул мондый проектларның «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына туры килүен аерым билгеләп үтте.

Сервис бер үк тәрәзәдә федераль һәм төбәк чараларын күзәтергә, грант конкурсларын сайларга, ясалма фәһем ярдәмендә үз гаризаңны тикшерергә, шулай ук уку, эш яки инициативаңны гамәлгә ашыру өчен яраклы республика яшьләр үзәкләрен табарга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев