Танылган блогер Айнурны Сабан туе белән тәбрикләгән
Әхмәт авылында яшәүче Айнур Даутов, кечкенәдән физик мөмкинлекләре чикләнгән булуына карамастан, актив һәм бик кызыксынучан егет.
Социаль челтәрләр аша блогерлар, артистлар тормышы белән кызыксына, җырлар тыңлый. Көн саен, иртүк торуга, “Болгар радиосы”н ялгап куя. Сарманга танылган блогер Равил Закировның киләсен ишеткәч, ул, аны күрер өчен, Сабантуйга барырга теләк белдерә.
- Болында коляска белән йөрергә уңайсыз булыр, дип, Сарманга бара алмадык. Киявебез иптәш егетенә Айнурның теләген җиткергән дә, Равил, бик сөенеп, үзе безгә килде һәм, котлап, яраткан җырын бүләк итте. Блогер улыбызны Нөркәй Сабантуена да чакырды. Балалар алып бардылар, - диде әнисе Миләүшә.
Айнур, гомумән, артистларның, блогерларның тормышын даими күзәтеп бара, кемнең кайда чыгыш ясаячагын да алдан белеп тора. Кичке Сабантуйга Сарманга да концерт карарга алып килгәннәр Айнурны.
Видеоны безнең Телеграм-каналда карарга була 👉 https://t.me/sarman_rt/23975
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев