Түбән Чыршылы авылында яшәүче ветеранны 90 яше белән дә котларга барган идек.
Акыллы, зиһенле, ипле, сабыр холыклы, һәр сүзен үлчәп кенә сөйләшә торган юбиляр ул чакта да гаҗәпләндергән иде. Бу юлы да сокландырды.
Тимашева Таисия Михайловнаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән чәчәк бәйләме, истәлек бүләге тапшырды. Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов та рәхмәтен җиткерде, истәлеккә гөл, бүләк бирде. Улы-килене, оныклары, оныкчыклары, кадерле кешеләрен тәбрикләп, зур хөрмәт күрсәттеләр.
Нет комментариев