Бу авыру белән көрәштә табиблар төп игътибарны диетага юнәлтергә киңәш итәләр.
14 ноябрьдә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Саннардан күренгәнчә, Россиядә агымдагы ел башына шикәр диабеты белән теркәлгән кешеләрнең саны 5,8 миллион тәшкил иткән. Аларның 5,3 миллионы – II төр шикәр диабеты белән авыручылар. Бу күрсәткечләр көннән-көн арта бара. II төр шикәр диабетын булдырмаска мөмкинме? Аннан саклану чаралары бармы? Район үзәк хастаханәсе табиб-эндокринологы Гөлназ Хамматовага шушы сорауларны бирдек.
- Инсулин гормоны ашказаны асты бизендә синтезлана һәм глюкозаның каннан организмның күзәнзәкләренә күчеше өчен җавап бирә. Аннан башка глюкоза үзе генә мускул һәм май тукымаларының инсулинга бәйле, ягъни аңа мохтаҗ күзәнәкләренә үтеп керә алмый. Инсулин глюкозага бу күзәнәкләргә үтеп керү өчен юл ача. Ә инде күзәнәкләрдә глюкоза тормыш өчен кирәкле энергиягә әйләнә. Ләкин инсулинга бәйле күзәнәкләрнең рецепторлары инсулинны танымый яки аңа карата дөрес булмаган реакция ясый башларга мөмкин. Шулай итеп, глюкозаның каннан күзәнәкләргә күчеше процессында тайпылышлар барлыкка килә, кандагы глюкоза күләме арта һәм II төр – инсулинга резистентлы шикәр диабеты барлыкка килә.
II төр шикәр диабетының барлыкка килү механизмы әле ахыргача өйрәнелмәгән. Ләкин аңа симерү, нәселдәнлек һәм стресслар йогынты ясавы билгеле. Гәүдә төзелеше һәм симерүнең дә нәселдән килүе расланган. Шулай ук гаилә традицияләре дә зур роль уйный. Чөнки туклану режимы, порцияләрнең күләме, нинди ризык ашау гадәте гаиләдә формалаша. Күбрәк ашарга гадәтләнгән йортларда симерүгә бирешүчән балалар үсә, тулы гәүдәле булу норма кебек кабул ителә, ә ябыклык әти-әниләрдә борчу тудыра.
Симерүнең сәяси факторына стрессларны кертергә мөмкин. Хроник стресслар нәтиҗәсендә кешедә «проблемаларны ашау» гадәте барлыккка килә, ягъни кеше стрессны ашау белән басарга тырыша. Тиз үзләштерелә һәм кандагы шикәр күләмен тиз арттыра торган ризык та II төр диабетка сәбәпче була ала.
Абдоминаль симерү белән интегүчеләр, ягъни гәүдәләре алма рәвешен алган кешеләр II төр диабетка ныграк бирешүчән булалар.
Диабеттан сакланырга мөмкин. Төп чараларның берсе – гәүдә авырлыгын киметү. Моның өчен туклануны көйләргә һәм физик активлыкны арттырырга кирәк. Майлы, югары углеводлы, ягъни тиз үзләштерелә һәм кандагы шикәр күләмен тиз күтәрә торган ризыклардан, алкогольле эчемлекләрдән тыелу яхшы. Аппетитны арттыручы продуктларны – тозлы, ачы ризыкларны, тәмләткечләрне минимумга калдыру киңәш ителә.
Авыру кешегә гаилә әгъзаларының да ярдәме таләп ителә: алар ярамаган ризыкларны әзерләүдән тыелырга һәм авыруга диета сакларга ярдәм итәргә тиешләр. Бүгенге көндә матдәләр алмашы бозылу күпфакторлы булганлыктан, заманча терапия югары нәтиҗәне бирмәскә мөмкин. Шуңа күрә билгеләнгән дәвалау белән бергә нәкъ менә диетага зур игътибар бирү кирәк.
Диабетның төп катлауланулары:
- диабетик ретинопатия (ул сукыраюның төп сәбәбе);
- йөрәк-тамыр авырулары ( инфаркт, инсульт);
- кул һәм аяк очлыкларының зарарлануы (кан әйләнеше бозылу һәм нервлар зарарлану, болар авыр очракларда ампутациягә сәбәпче булалар).
Нет комментариев