Стилист Влад Лисовец ни өчен россиялеләрнең 80 нче еллар модасына кайтуын аңлатты
Танылган стилист һәм мода белгече Влад Лисовец «Татар-информ» агентлыгына биргән әңгәмәсендә россиялеләрнең 1980 еллар эстетикасына һәм ретро мотивларга әйләнеп кайтуын аңлатты. Аның фикеренчә, бу тренд ике төп сәбәп белән бәйле: җәмгыятьнең психологик тынычлык эзләве һәм формасыз киемнән ару.