САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Стажлы Кыш бабайлар Яңа ел маҗараларын искә алалар

.

Раяз Мөхәммәтдинов, Сөлек авылы:

– Кыш бабай стажым – кимендә ун ел. Авыл күләмендәге мәдәни чараларда, спектакльләрдә дә катнашам. «Кыр казлары артыннан» спектакле белән районда беренче урынны алган идек. «Актерлык сәләтең бар, Яңа ел бәйрәмнәрен дә оста алып барасың», – дип, авыл мәдәният йорты директоры Рушания Даутова Кыш бабай ролен уйнауны да йөкләде. Дөрес, спектакльдә уйнаудан күпкә җиңелрәк инде Кыш бабай ролен башкару. Узган ел да булдым, быел да булачакмын. Район үзәгендә үткәрелә торган бәйрәмдә дә катнашканым бар. Бәйрәм кичләрендә урам да әйләнәбез. Тик менә клубка чыгучылар гына кими бара.

Рафис Галиев, Сарман авылы:
Тормыш иптәшем Гөлүсә белән мине сәхнә таныштырды. Ул, япь-яшь кыз килеш, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлап, Зур Нөркәйгә сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайтты да мине дә мәдәни чараларга җәлеп итә башлады. Ә инде өйләнешеп, район үзәгенә күчеп, улыбыз Алмазны балалар бакчасына йөртә башлагач, миңа Кыш бабай ролен тәкъдим иттеләр. Бер төркемдә балаларны җырлатып, шигырь сөйләтеп, күчтәнәчләр тапшырып чыккач, кечкенәләр төркеменә дә чакырдылар. «Исәнмесез, балалар!» – дип килеп керүгә, бөтен балалар, күзләре түп-түгәрәк булып, кычкырып елап, кайсы-кая качышып беттеләр. Үзем дә тизрәк залдан чыгып китү ягын карадым. Моңарчы әллә Кыш бабайны күргәннәре булмаган, әллә үзем калынрак тавыш белән эндәшкәнмен. Соңыннан йомшаграк һәм ягымлырак итеп дәшәргә тырыша башладым. Бервакыт улым йөри торган төркемдә балаларны яныма чакырып, җырлата, шигырь сөйләтергә тотындым. Чират улыма җитте. Башын кырын салды да миңа карап тора башлады бит. Күзләрендә – гаҗәпләнү. Өйгә кайткач, әнисенә: «Кыш бабайның аягында безнең әтинең итеге иде», – дип әйтә икән. Кыскасы, Кыш бабайлык чорымда кызык хәлләр шактый булды. Кызым Алинә йөри торган төркемдә дә бу рольне шактый башкардым, мөгаен, бакчадагы стажым ун елдан артып киткәндер. Район мәдәният йортында да ул вакытта эшләгән Рәфәт Абдуллинның вакыты булмаганда, бу рольне миңа тапшыралар иде. Китапханә хезмәткәрләре белән дә күп тапкырлар авылларга чыкканым булды. Ул еллар Кыш бабайлары «рәхмәт»кә йөрде, акча ягын уйламый идек, балаларны сөендерү ошый иде.

Әйе, Кыш бабай – һәр бала, һәркем өчен кадерле, еллар үткәч тә сагынып искә алырлык хатирәләр бүләк итә торган бабай ул. Без барлык Кыш бабайларга рәхмәт хисләребезне җиткерәбез һәм җаваплы миссияләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев