Шахмат буенча зона ярышлары узды
Бүген Әлмәт шәһәренең шахмат клубында “Буыннар чылбыры” (“Связь поколений”) республика турнирының зона ярышлары үткәрелде.
Анда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Сарман һәм Әлмәт районнары ветераннарының иң яхшы шахмат уйнаучылары очраштылар. Безнең район командасы, яхшы нәтиҗә күрсәтеп, өченче урынга ия булды. Шәхси беренчелектә Раяз Гәрәев – икенче, Галия Гәрәева өченче урынны яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев