САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманның «Шәфкать» үзәгендә террорчылыкка багышланган дәрес үтте

Сарманның «Шәфкать» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен «Террорчылык – җәмгыятькә янаучы куркыныч» дигән дәрес үткәрделәр.

Әлеге чараның төп максаты – укучыларда террорчылыкның җәмгыять өчен куркыныч икәнлеген аңлауны формалаштыру, килеп чыгу сәбәпләре һәм максатларын өйрәнү. Дәрес барышында балаларга террористик гамәлләрнең нинди зыян китерүе, алардан саклану юллары, шулай ук террорчылыкка каршы көрәштә һәр гражданның ватандашлык позициясе мөһимлеге аңлатылды. Белгечләр экстремчылыкны һәм террорчылыкны кисәтү, кешеләрне экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итү механизмнары, шулай ук яшүсмерләрнең игътибарлы һәм сак булуы кирәклеге турында да сөйләделәр. Чара сорау-җавап һәм фикер алышу рәвешендә узды, укучылар актив катнашып, үз фикерләрен белдерделәр.

Фото «Шәфкать» үзәгенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев