САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманның кендек әбисе олуг юбилеен билгели

.

Сарман авылында яшәүче гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган хөрмәтле шәхес – Татарстанның атказанган табибәсе, күпме гаиләләргә бала сөенече бүләк иткән, тормышка яңа кешегә аваз салырга ярдәм иткән кендек әбисе Гыйниятуллина Асия Газдал кызының бүген – 3 февральдә олуг юбилее. Аңа – 85 яшь.
Ул Мортышбаш авылында ишле гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга килә. 1958 елда урта мәктәп тәмамлый, аннан 1 ел “Казанстрой” трестында эшләп ала. Шул ук вакытта ун айлык кичке мәктәптә укып, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. 1960 елда Асия Газдал кызы Казан медицина институтына укырга керә. 1966 елда аның дәвалау факультетын тәмамлый һәм Сарман үзәк хастаханәсенә акушер-гинеколог булып эшкә кайта. Шул көннән башлап, ул үзенең бар тормышын район халкы сәламәтлеген кайгыртуга багышлый, тирән хөрмәт һәм ихтирам, олы абруй казана. Тормыш иптәше – табиб Усман Нигъмәтулла улы белән 3 малай тәрбияләп үстерәләр, аларга да белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәләр.
Хөрмәтле Асия Газдаловна! Сез үзегезнең барлык көчегезне, талантыгызны яраткан һөнәрегезгә багышлап, намуслы хезмәт юлы үттегез. Эшләү дәверендә күпме кешеләргә яңа тормыш, ана булу бәхете бүләк иттегез. Сезнең үрнәктә яшьләр дә хезмәт тәҗрибәсе туплады. Эштә дә, тормышта да акыллы киңәшче була белдегез. Үзегезгә һәм башкаларга да таләпчән булдыгыз. Сездәге энергиягә, рух ныклыгына гаҗәпләнерлек. Олуг юбилеегыз белән ихластан тәбрикләп, Сезгә ныклы саулык, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар куанычы телибез. Якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә бәрәкәтле гомер кичерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев