Сарманнан Шириевлар Мәскәүдә каршылаган Яңа елны искә алалар
.
- Яңа елны ничек каршы алырга икәнен, гадәттә, алдан планлаштыралар. Бигрәк тә балачакта, яшьрәк вакытларда хыяллар көчле буладыр. Хәзер бу мәсьәләгә гадирәк карыйбыз, шулай да бәйрәмне истәлекле, могҗизалы һәм маҗаралы итәсе килә. Яңа елны, гадәттә, берничә пар дуслар белән каршылыйбыз. Урманда, өйдә бәйрәм иткән еллар да күп булды. Ә 2023 елны каршы алганда, тормыш иптәшем Рамил белән Мәскәүгә бардык. Башкалада бәйрәм үткәрү безнең гаиләнең күптәнге хыялы иде. Тәвәккәлләп, билетлар алып, юлга кузгалдык. Мәскәү туристлар өчен кызыклы, бәйрәм атмосферасына чуму һәм күңел ачу өчен барлык яктан әзер рәвештә каршы алды. Паркмузейларга экскурсияләр, Яңа ел тамашалары һәм концертлар, боз тамашалары, уникаль күргәзмәләр, дистәләрчә шугалаклар, ярминкәләр, аттракционнар һәм башкасы – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган һәм бик күңелле булды. Яктылык бирү конструкцияләренең һәм ясалма чыршыларның исәбе юктыр, мөгаен. Җәяүлеләр йөрү зоналары аркалар һәм яктылык тоннельләре белән бизәлгәннәр иде. Фотосессияләр өчен дә урыннар бик күп. “Поклонная” тавында урнаштырылган 35 тонналы 20 метрлы чыршы шарын күрү дә насыйп булды. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә һәр республика үзенең милли чыршысын бизәгән иде. Алар да бик көчле тәэсир калдырдылар. Кыскасы, ул вакыттагы хис-тойгыларны аңлатып-сөйләп кенә бетерү мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев