Тәпи йөреп китүгә, эшкә тотынганнар
Билгеле, хезмәтен нинди дә булса дәрәҗә, абруй казану максаты белән башкармаган ул. Теге эш ошый, бу эш ошый, дип, сайланып та йөрмәгән. Хезмәткә мәхәббәт аның канына ана сөте белән салынган, ата-ана үрнәгендә күңеленә сеңдерелгән. «Тәпи йөреп китүгә, эшкә дә тотынганнар», – дип, юкка гына әйтмидер Марсель абыйның тормыш иптәше – гаилә тарихын яхшы белгән Наҗия апа да. Уен эшмени – Ләшәү Тамак авылында гомер кичергән Асылгәрәй абый белән Зәйтүнә апа гаиләсендә алар сигез бала үсәләр. Марсель абый шуларның өченчесе була. Дөрес, аңа тикле тагын бер Марсель туган була. Сабый килеш гомере өзелгән баладан соң туган малайга да Марсель исеме кушалар.
Ә Асылгәрәй абый, чыннан да, бик тырыш кеше була. Нинди генә эшкә алынса да, үз-үзен аямыйча эшли ул. Колхоз тегермәнендә он тарттырганда, суга агып киткән чаклары да була аның, чалбары бункерга эләкмәү сәбәпле генә исән кала. Зәйтүнә апа да гомер буе колхозда хезмәт куя. Ул елларда киндерчелек киң таралган була. Заманында ул күп кенә хуҗалыкларны алга да җибәрә, халыкны ялангачлыктан да саклый. Киндер сугуда исә Зәйтүнә апага тиңнәр булмый.
Аларның балалары да үзләре кебек тырыш булалар, тормышка ябышып үсәләр. Тәпи киткән бере, көченнән килгәнчә, хуҗалык эшләрендә булыша да башлый. Зурраклар кечкенәрәк балаларны карашалар, чүп утау, бакча, мал-туар карау да шушы балалар өстендә була, үсә төшкәч, утын, печән әзерләшү дә өстәлә...
Колхоз ике игезәк сабыйга ай саен берәр кило манный бирә
Әлбәттә, совет заманы булса да, сугыштан соңгы еллар авырлыгы үзен әле шактый вакыт сиздерә.
– Көтү көтәргә чыккач, басуга чәчкән борчакны казып алып, юып ашый торган идек, – дип, юкка гына искә алмый Марсель абый.
Еллар авырлыгы өстенә күп балалык та өстәлә бит әле. Дөрес, колхоз да мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә тырыша.
– Ул вакытта хуҗалык рәисе Сәгыйдулла Кәлимуллин иде. Әткәй дә, әнкәй дә бик яхшы эшләгәнгәме, аларны хөрмәт итә иде ул. Шуңа күрәдерме, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша иде. Иң кечкенәләребез – игезәк сеңелләребез Иркия белән Лилиягә дип колхоз ай саен икешәр кило манный да бирә иде. Әллә ни зур ярдәм булмаса да, заманы өчен бик тә ярап тора иде ул, – дип сөйли Марсель абый.
Балалар эшкә һәвәс булган кебек, укуга да хирыс булып чыгалар. Мәктәпне тәмамлаган бере тормышта үзенә юл да яра бара.
«Татар кызына өйләнер өчен, туган якларга кайттым»
Иң зур апалары – мәктәпне «5» билгеләренә генә тәмамлаган Рәмзия апа Карагандага барып урнаша, һөнәр алып, гомер буе җаваплы хезмәт башкара, абруй казана. Унира исә, үз авылы егетенә кияүгә чыгып, җир читенә диярлек – Читага ук китеп бара. Марсель абый Бөгелмәдә тракторчы-машинистлыкка укый, туган колхозында эшли, ике ел Казахстан далаларында Кустанай өлкәсендә чирәм җирләр үзләштерә. Планны һәрвакыт арттырып үти. Тырыш егетне биредә дә яраталар, совхозда калырга өндиләр, йорт бирәбез, диләр.
– 21 егет эшләдек ул совхозда, барыбыз да татар егетләре иде. Барыбызга да тулай торактан урын бирделәр. 21 трактор һәм 21 комбайн кайтардылар. Иксез-чиксез иген кырларын иңләү ошый иде миңа, – дип искә ала Марсель абый.
Ике елдан соң, туганнарына якынрак булырга теләп, Караганда шәһәренә юл ала. Шофер һөнәрен үзләштереп, кабат руль артына утыра. Биредә дә тиз арада алдынгылар сафына күтәрелә. Тырыш хезмәте өчен, кайда гына эшләсә дә, Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә ия була, исеме оешманың Мактау тактасына һәм Мактау китабына кертелә. Биш ел сизелмичә дә үтеп китә. Инде өйләнү хакында да уйлый башлый егет. Тик
менә татар кызын алып кайтасы иде бит. Төньяк Осетиядә төпләнеп калган Иркия сеңлесе кебек гомер буе читтә яшисе килми аның. Һәм ул туган якларына юл тота.
Тимергә дә җан кертә
Туры Сарманга кайта ул. Райпода, карьерда эшләп ала, сәүдә тармагында эшләүче Түбән Әхмәт авылы кызы Наҗия апа белән гаилә корып җибәрә. Төзелеш-монтаж оешмасына эшкә урнаша. Өч дистә елдан артык гомер сизелмичә дә үтә. Ялкынланып хезмәт куйган, шаулап-гөрләп үткән еллар була бу. Гомер буе диярлек автобус йөртә, төзүчеләрне эш урыннарына илтә, алып кайта.
Хәтере аны кабат яшьлегенә алып китә.
– Бер автобусны ун ел йөрттем, икенчесен – 23 ел. Ул елларда районда төзелешләр гөрләп торды. Оешма төзүчеләре кулы белән халык өчен кирәкле объектлар, әллә күпме торак төзелде. Сарманда Төзүчеләр урамы да алар көче белән калкып чыкты. Күтәмәле, Кәүҗияк, Карамалы, Чураш һәм башка авылларда терлекчеләр тораклары, башка биналар төзелде. Ул елларда оешма белән Рәис Миңнебаев җитәкчелек итә иде, – дип сөйли Марсель абый.
Шулай итеп, Сарманны үстерүгә, аның халкын торак, социаль объектлар белән тәэмин итүгә аның да зур өлеше керә.
Сүзгә Наҗия апа кушыла.
– Элек бит кешедә машина юк иде. Ял көннәрендә атна саен диярлек әле бер, әле икенче кеше: «Барып кайтасы җир бар иде» яки: «Әйбер алып кайтасы бар иде», – дип, гозер белән керә. Берсен дә кире бормады, ял итмәсә итмәде, үтенечләрен тыңламый калмады. Кулы – алтын, үзе тынгысыз булды. Оешмада инде кулланылмаска дип алып куелган иске техниканы да: «Әрәм булып ятмасыннар», – дип, ремонтлап куя иде. Ямьсез итеп сөйләшмәде, яман гадәтләр белән мавыкмады, – ди ул.
Украина ягыннан оешмага кран алып кайтканын да бик яхшы хәтерли Марсель абый. Барганда самолет һәм поезд белән барсалар, кайту юлы шактый катлаулы була. Башта өч көн Мәскәүгә кайталар, аннан соң тагын өч көн – Сарманга. Тәҗрибә шактый булса да, кышкы озын юлда сабырлык та, осталык та бик тә кирәк була.
Биредә дә хезмәтен бәяли беләләр аның. Күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, фоторәсеме һәрвакыт Мактау тактасында тора. 44 еллык хезмәт стажының 33 елы шушы төзелеш-монтаж оешмасына туры килә. Лаеклы ялга чыккач та, тиз генә хезмәттән аерылмый әле ул.
Наҗия апа да гомер буе бер урында гына эшли. Морбашта данлыклы Әминә апа кул астында эшкә өйрәнгән кыз алга таба да сынатмый. Сатучы, склад мөдире вазифаларын башкара, шуннан ук лаеклы ялга да чыга. Эшкә булганлыгы белән генә түгел, иплелеге, төплелеге белән дә ихтирам казана.
Туган яктан җылы алып яшиләр
Наҗия апа белән ике ул үстерәләр алар. Бүгенге көндә дә оешма биргән коттеджда уллары Дамир белән Альмирның, киленнәре Зөлфия белән Резедәнең, оныкларының игелекләрен һәм куанычларын күреп яшиләр алар. Дамир әтисе юлын сайлаган, подстанциядә шофер булып эшли, хезмәтендә мактала. Альмир исә газ тармагында хезмәт куя, аның хакында да: «Үз эшенең остасы», – диләр. Киленнәрнең зурысы – Зөлфия ханым Чаллы предприятиеләренең берсендә эшли, Резедә – җирле үзидарә органнары хезмәткәре. 4 оныгы, 2 оныкчыгы да әби-бабаларын сөендереп кенә торалар.
Ә сигез туганның бүгенге көндә алтысы исән. Рәмзия апа олыгайган көнендә туган якларына кайткан, туган туфракта җирләнгән. Унира апа җир куенына гомер кичергән җирендә тапшырыла. Караганда шәһәрендә күп еллар өлкә комитетында җаваплы хезмәт башкарган, абруй казанган Ислам энесен дә туган як җылысы үзенә тартып кайтарган. Бүгенге көндә ул Казанда яши. Мәскәү институтын тәмамлаган Фаиз исә, калу мөмкинлеге булса да, Рәсәй башкаласында калмаган, туган ягында нефть тармагында баш инженер булып эшли. Сәвия белән Лилия сеңлеләре дә бәхетләрен туган якларында табалар. Сәвия ханым шул ук төзелеш оешмасында гомер буе кадрлар бүлегендә җаваплы хезмәт башкара, Лилия – оста чәчтараш. Гомер буе Моздок белән Ләшәү Тамак арасына тузан төшермәгән Иркия генә соңгы елларда еш кайта алмый икән.
Марсель абый да, Наҗия апа да Бәхетле картлыкларыннан канәгать.
– Хезмәттән ямь табып яшәдек, халык алдында йөзебез ак булды, терәк булырдай балалар үстердек. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә үз аягыбызда йөрергә насыйп итсен, шатлык-куанычлары белән генә сөендерсен иде! – диләр алар.
Нет комментариев