Сарманнан армиягә беренче «отправка» китте
Бүген, 21 апрель иртәсендә, районда 2025 елның язгы чакырылышы кысаларында беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә киттеләр.
Сарман районының җиде һәм Мөслим районынының өч егетенә армия хезмәте нечкәлекләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Ленар Һадиуллин аңлаттылар. Казанда тирәнтен медицина тикшерү үткәннән соң егетләрнең нинди гаскәрләрдә хезмәт итәчәкләре билгеле булачак.
Без булачак солдатларга исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Тулырак язманы район газетасының 25 апрель саныннан укый алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев