Бүген – 18 мартта ил күләмендә Кырымның Россия составына кушылу көне билгеләп үтелә.
Быел бу датага 11 ел булды. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Сарманда да «Кырым, Яз һәм Россия» дигән исем астында бәйрәм чаралары үткәрелде. Район үзәгендәге «Сарман» кинотеатры каршындагы мәйданчыкта митинг уздырылды, патриотик җырлар башкарылды, шушында ук китап күргәзмәсе эшләде.
Нет комментариев