САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар бүген Россиянең дүрт бәйрәмен билгеләп үтәләр

.

Беренчедән, 7 май көнне Радио һәм барлык элемтә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Элегрәк иң оператив мәгълүмат чарасы дип саналган радионы бүген тиз арада мәгълүмат бирү буенча өстенлек алган интернет-чыганаклар алыштырса да, кеше барыбер радиодан аерылмый. 

Икенчедән, бүген – Россиядә Президент полкы көне. Президент резиденциясен саклау белән бәйле аерым өстенлекле бурычларны, шулай ук дәүләт дәрәҗәсендәге чараларда саклык формированиесе бурычларын Россия армиясе элитасы булган Президент полкы хәл итә. 

Бүген шулай ук – Россия Хәрби-диңгез флотының радиотехника хезмәте элемтәчесе һәм белгече көне. 

1992 елның 7 маенда Россия Федерациясе Кораллы Көчләре төзелә һәм быел бу бәйрәм 31 нче тапкыр билгеләп үтелә. Ул хәзерге көн хәрбиләрен дә, Кораллы Көчләр ветераннарын да берләштерә. 

Быел 7 майга Бөтендөнья күңел ачу көне дә туры килә. Ул һәр елны майның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев