Якынлашып килүче Сабантуй сарманлыларга сөенеч алып килде
Сабантуй сарманлыларга тагын бер сөенеч алып килде. Район үзәгендәге без Ленин бакчасы дип йөрткән Ял паркында күләмле төзү, төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Баскетбол, волейбол мәйданчыклары кыйммәтле ясалма өслек белән капланды. "Хәзер биредә яңгырда да уйнап була. Егылу да куркыныч түгел", - ди беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин....
Сабантуй сарманлыларга тагын бер сөенеч алып килде. Район үзәгендәге без Ленин бакчасы дип йөрткән Ял паркында күләмле төзү, төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Баскетбол, волейбол мәйданчыклары кыйммәтле ясалма өслек белән капланды. "Хәзер биредә яңгырда да уйнап була. Егылу да куркыныч түгел", - ди беренче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ләззәт Хуҗин. Бу мәйданчыкта бадминтон уйнарга да мөмкин. Янәшәдәге футбол мәйданчыгына исә ясалма үлән җәелгән. Спорт шәһәрчеге дә төзекләндерелгән, яңартылган. Яңа Ял паркында да волейбол, баскетбол мәйданчыклары кыйммәтле өслек белән капланган.
Һәр ике парктан да кеше өзелми. "Шундый матурлык һәм уңайлыклар тудырган өчен район хакимиятенә рәхмәт", - диләр буш вакытларын биредә үткәрүче сарманлылар.
Күптән түгел без яңа Ял паркына исем эзләү турында игълан иткән идек. Бу эш дәвам итә. Сарманлылар тәкъдимнәрен газета сайтында калдыра яки шалтыратып әйтә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев