САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманда яуда ятып калганнарны искә алдылар

Бүген, 22 июнь – Хәтер көне уңаеннан, Үзәк ял паркында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантана үтте.

Анда район җитәкчелеге, яшьармиячеләр, мәктәп укучылары катнаштылар. Иң элек район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге көннең әһәмияте хакында сөйләде, укучыларны тыныч көннәрнең кадерен белергә чакырды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов бер минутлык тынлык игълан итте. Соңыннан һәйкәлгә барысы да тере чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Хәтер көне балалар өчен дә кирәк

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев