Сарманда күршеләр лотереяга чыга
.
Сирена Азиханова, Сарман авылы:
- Район үзәгенә күченгәнгә, быел 21 ел була. Шул еллардан бирле Расих һәм Гөлназ Ялаевлар белән күршеләр булып яшибез. Мондый яхшы күңелле күршеләр, мөгаен, лотереяга чыккан бүләк кебектер. Бакча күршебез Тәнзилә Аздахова белән дә 15 еллап аралашабыз. Күршеләр безнең йорт ачкычын да, ихатада нәрсә барын да белеп торалар. Кая китсәк тә, нәрсәдер онытылса, я шикләнсәк тә, аларга шалтыратабыз. Аллаһка шөкер, ярдәмләшеп яшибез. Ике гаилә дә бик кешелекле, балаларын да шулай тәрбияләгәннәр. Кызыбыз Асиягә ярдәм итәргә дә һәрвакыт әзер алар. Физик хезмәт буламы, бәйрәмме, туган көнме – нинди чакта да бергә без. Кайчак чакырганны да көтеп тормыйлар, ярдәм итәргә үзләре керәләр. Бер-беребездән үрнәк алырлык нәрсәләр дә күп. Балалар да аралашалар, бер-берсенә күчтәнәчләр бирешәләр, кая барсалар да, бүләкләр алып кайталар. Гөлназ да, Тәнзилә дә – икесе дә аш-суга осталар. Берәр ризык пешерсәләр дә, тизрәк кунакка дәшәләр. Шулай үзара дус-тату, ярдәмләшеп, бер-беребезгә керешеп, терәк һәм кирәк булып яшибез. Күршеләрдән бик уңдык, дип, шөкер кылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев