САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте

Бүген Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 27 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфлар да чыгарылыш сыйныф саналалар - алар 46. Алда аларны имтиханнар көтә. Башлангыч сыйныфны 63 укучы тәмамлый. Бәйрәм җыр-биюләр белән башланып китте. Аннары сүзне мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова алды. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга имтиханнарда...

Бүген Сарман урта мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Быел мәктәпне 27 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфлар да чыгарылыш сыйныф саналалар - алар 46. Алда аларны имтиханнар көтә. Башлангыч сыйныфны 63 укучы тәмамлый.

Бәйрәм җыр-биюләр белән башланып китте. Аннары сүзне мәктәп директоры Гөлназ Сабирҗанова алды. Ул укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга имтиханнарда һәм уку йортларына кергәндә уңышлар теләде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин алдынгы укучыларны бүләкләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов шулай ук алдынгыларны бүләкләде - ул укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән акча сертификаты тапшырды. "Старт" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Шамил Хафизов, мәктәпнең физкультура укытучысы Данияр Кәлимуллин һәм беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары Ландыш Вәлиева спорт өлкәсендә алдынгыларны билгеләп үттеләр, беренче разряд китаплары, истәлеккә фотолар һәм грамоталар тапшырдылар. Әти-әниләр исеменнән муниципаль район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге баш белгече Лилия Хафизова чыгыш ясады.

"Чыгарылыш"лар алдында беренче сыйныфлар чыгыш ясадылар. Аннары укучылар җитәкчеләренә, укытучыларына, мәктәп персоналына чәчәкләр тараттылар, вальс һәм төрле биюләр башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев