Сарман урамында челәннәр йөри
Озын сыйраклы, пеликаннар отрядыннан булган челәннәрне Юлтимер, Нөркәй авыллары тирәләрендә, Сарман-Чаллы автоюлында күрүчеләр булды.
Беркөнне әлеге кош Сарман урамнарында да "кунак" булып йөргән. Безнең бер абунәчебез челәнне район үзәгендә Юл төзелеше идарәсенең Сарман участогы тирәсендә йөргән вакытын видеога төшереп алган. Сезгә дә аны тәкъдим итәбез, хөрмәтле дуслар.

Гомумән, дөньяда челәннең 60 төре бар икән. Аларның иң эре дигәннәре - 1,5 метр, ә кечкенәләре 50 сантиметр чамасы биеклектә булалар. Челәннәр җир шарының бөтен почмагы буйлап таралганнар. Аларны бары тик Антарктидада гына табып булмый икән. Кошлар елына кимендә 7 йомырка салалар. Иң озагы 25 ел яшиләр.
Сездә дә кызыклы видеолар булса, безгә дә юллагыз, хөрмәтле дуслар. Булмас, димә, дөнья бу, әллә нинди могҗизалар булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев